<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><title>Гүзәл дөнья көтә безне күктә</title>
<lyrics>[V1]
 Гүзәл дөнья көтә безне күктә,
 Анда эшләр кайгылар бетәр
 Газаплардан онтылып ул илгә
 Мин барам мәңгелек шатлыкка.

[C1]
   И гүзәл як, и гүзәл як
   Күңелем Сиңа омтыла.
   И гүзәл як, и гүзәл як,
   Анда безне Аллабыз көтә.

[V2]
 И гүзәл як, дан җырлыйлар
 Фәрештәләр анда бергәләп.
 Гайсәгә Алар дан күтәрәләр,
 Аллилуйя әйтеп җырлыйлар.

[V3]
 И гүзәл як, күк яктысында
 Без күрербез Гайсәнең данын.
 Гүзәл далаларда, бакчаларда
 Мәңге бәхетле мин булырмын.

[V4]
 Гүзәл якка тиздән без килербез
 Коткаручыбызны күрербез.
 Хәсрәтләнгән йөрәк анда тынар
 Мәңге булыр шатлык һәм бәхет.</lyrics>
<hymn_number>2</hymn_number>
</song>